Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Урыссу бистәсенең кечкенә артистлары – “Сәйяр” фестивале җиңүчеләре

"Сәйяр" республикакүләм балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленә районнан 10 балалар бакчасы коллективы үз эшен тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, Урыссуның 3 һәм 7 санлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре бәйгенең зона этабына чыкты.

Кичә Урыссуның 7 санлы балалар бакчасына килгән комиссия әгъзалары - республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, Әлмәт мәгариф идарәсе, "Сәхнә" журналы вәкилләре әлеге кечкенә җиңүчеләрнең чыгышларын чынбарлыкта карап хозурлана алды. Кунакларны кабул иткән нәни хуҗалар татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның "Сарык белән кәҗә" әкиятен сәхнәләштерде. Балалар үзләренең чиста итеп татар телендә сөйләшә белүләрен генә күрсәтеп калмады, алар бөтен күңелләре белән ничәмә-ничә буынны үстергән әлеге әкият дөньясына чумып, бик оста итеп үз рольләрен башкардылар, тамашачы алдында үзләрен кыю тоттылар. "Бер алманы бишкә бүлик" музыкаль композиция белән чыгыш тоткан Урыссуның 3 санлы балалар бакчасы малайлары һәм кызлары исә үзләренең самими күңелләре аша безгә, өлкәннәргә, тормышның үзара ярдәмчеллек, бер-береңә игътибарлы булу, илтифат күрсәтү кебек сыйфатлар белән тагын да матуррак булуын чагылдыра алдылар. Кечкенә артисталарның чыгышын күркәм декорация һәм зәвыклы сәхнә костюмнары тагын да тулыландырды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев