Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Урыссу бистәсенең "Маски" театраль студиясе – лауреат

Район мәдәният йортында эшләүче "Маски" театраль студиясе Чистайда узган "Иделкәем" республика бәйгесендә беренче дәрәҗә лауреат булды.

"Волшебник Изумрудного города" спектаклен компетентлы жюрига һәм күпне күргән тамашачыга күрсәткәнгә кадәр, безнең яшь артистлар Лениногорскта чыгыш ясый һәм охшаш театр коллективлары арасында үзләре турында лаеклы белгертә һәм җиңүчеләр була. Шуны исегезгә төшерәбез, бу яшь һәм талантлы кыз Гөлназ Салиева оештырган театр коллективының дүртенче тамашасы. Хәрби-патриотик тематикадагы беренче спектакль камалышта калган Ленинградка багышланды. Әлеге спектакль белән "Маски" коллективы Азнакайда узган республика конкурсына барды һәм жюриның югары бәясен алды. Аннары булган постановкалар - Бернард Шоуның "История одного пари" комедиясе, "Королевство кривых зеркал" әкияте буенча спектакльләр һәм тагын "Волшебник Изумрудного города" әкияте буенча чыгыш.

- Без тамашачыдан уңдык, - ди "Маски" театр студиясе җитәкчесе Гөлназ Салиева. - Безне барысы да - кечкенәләр һәм өлкәннәр һәр җирдә җылы каршылый. Әйтик, Азнакайда чал чәчле ветераннар безнең спектакль вакытында күз яшьләрен сөртеп утырдылар. Димәк, безнең сүзебез тамашачыга барып җитә, дөрес кабул ителә. Аннары безнең коллективка һәрвакыт Рөстәм Абдурахманов булыша. Әйтик, Чистайга ул безнең белән барды, ярдәм итте. Яшь артистларга килгәндә,алар спектакльдән соң да вакытларын күңелле уздырулары һәм яңа репитицияләр, чыгышлар көтүләре турында эсэмэскалар җибәрүләрен дәвам итәләр. Аларга театраль мохит, яңача гәүдәләнеш күп нәрсә бирә. Бу рухи үсешкә булышлык итә торган хобби. Сәхнәдә яшь артистлар үзләренең куркуларын җиңә, алар тамашачы алдында чыгыш ясау осталыгына гына өйрәнеп калмый, сүз сәнгатенә дә, тыңлый һәм ишетә белергә дә өйрәнә. Алар, әлеге сүзнең иң яхшы чагылышында, үзләрен иркен тота башлыйлар.

Районга "Маски" коллективы диплом һәм коллективны үстерүгә 8 мең сумга сертификат белән кайтты. Ни әйтәсең, беренче дәрәҗә лауреат исеме - бу мондый яшь коллектив һәм Урыссу кебек зур булмаган торак пункт өчен җитди җиңү. Чөнки конкурска республиканың 31 районыннан 54 иҗат коллективы үз эшләрен тәкъдим иткән. Димәк, җитди алыш барган. Конкурсның жюри рәисе - танылган драматург һәм режиссер Гафур Каюмов билгеләп үтүенчә, коллектив күзгә күренеп һөнәри яктан да, режиссура ягыннан да үскән. Якын киләчәккә планнарга килгәндә, театраль студия апрельдә Баулы районы балалар приютларының берсенә баруны планлаштыра.

Афәрин, "Маски", шулай дәвам ит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев