Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Урыссу сәхнәсендә сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре

Күптән түгел район мәдәният йортында Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең 50 еллыгына багышланган коллективның иҗади кичәсе узды.

Шуны өстәп әйтергә кирәк, бу учреждение әле 2015 елда гына сәнгать мәктәбе исемен йөртә башлады. Моңа кадәр ул музыка мәктәбе дип аталды. Аның диварларында үзләре өчен гүзәл музыка дөньясын, үзләренең талантларын бер генә буын тәрбияләүчеләре ачмады.

- 268 укучысы булган безнең мәктәптә концерт залы, яңа рәсем сәнгате сыйныфлары, тынлы һәм кыллы-смычоклы музыка кораллары сыйныфы, шулай ук хореография һәм хорда җырлау сыйныфы бар, - дип билгеләп үтте мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Хөсәинова.

Ул мәктәп коллективын данлы юбилей белән җылы тәбрикләде, аңа сәләтле тәрбияләнүчеләр һәм сәнгать Олимпында яңа биеклекләргә күтәрелүен теләде. Педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр адресына изге теләкләрне мәктәп директоры Варвара Якупова да юллады. Мәдәният бүлеге начальнигы белән бергә ул мәктәпнең яңа бинасына күчүенә булышкан балаларның әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды. Укытучы Оксана Җәләева җитәкчелегендә эшләүче "Родники" вокаль ансамбле башкаруындагы җыр да музыкаль бүләк булып яңгырады. Шуны исегезгә төшерәбез, ансамбльдә катнашучылар - "Электросоединитель" заводы эшчеләре һәм ветераннары. Музыкаль җитәкчеләрен дә, тулаем мәктәп коллективын да кайнар котлап, алар заводлылар тарафыннан пешерелгән бәйрәм тортын бүләк итте.

Ә тәрбияләнүчеләр үзләре концерт номерлары белән куандырды. Бу көнне район мәдәният йорты сәхнәсеннән гитара, баян, фортепиано, срипка моңнары яңгырады, хор, вокаль һәм фольклор ансамбльләр, рус җыры ансамбле, халык музыка кораллары ансамбле башкаруында дәртле җырлар яңгырады... Зал кайнар алкышларны кызганмады, яшь башкаручыларны елмаюлар, озак кул чабулар белән озатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев