Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Урыссуда “Маски” студиясенең кечкенә актерлары “Королевство кривых зеркал” дип исемләнгән спектакль күрсәттеләр

7 һәм 8 январь көннәрендә район мәдәният йорты сәхнәсендә "Маски" театраль студиясенең үзешчән актерлары Виталий Губарев әкияте мотивлары буенча "Королевство кривых зеркал" спектакле уйнадылар.

- Спектакль буенча эш бәйрәм көннәрендә дә кайнап торды. Минем, безнең район балаларының яңа ел каникулларын кызыклы гына түгел, ә файдалы да итеп үткәрүләрен күрәсем килде. Без бик нык тырыштык, һәм тырышлыгыбыз юкка түгелдер дип ышанам. Чөнки тамашачыны чын әкият дөньясына алып кердек, ә анда барысы да ялганнан тора. Безнең актерларыбыз, кечкенә булуларына да карамастан, эшкә җитди алындылар, көннән көн үзләрен чын актерлар буларак миңа исбатлап күрсәтә алдылар, - дип горурлык белән сөйләде әлеге студиянең җитәкчесе, яшь режиссер Гөлназ Салиева

Тамашачы залында аншлаг иде. Барысы да түземсезлек белән әкият көтте. Һәм менә, тамашачы алдына Оля исемле тыңлаусыз һәм пырдымсыз кыз чыкты. Ул берничек тә әбисенең "үзеңә янәшәдән кара" дигән сүзен аңлый алмый торган була.

Көннәрдән бер көнне ул тылсымлы көзгеләр иленә эләгә, ә анда барысы да киресенчә була - яман-яхшылык, ә картлар-яшь булып күренә. Анда хәтта исемнәр дә киресенчә була.

Көзгеләр илендә Оля Яло исемле кыз белән очраша, алар бергәләп бик күп сынауларны җиңәләр һәм Гурд исемле егетне коткаралар, һәм... Оля үзен читтән күрә...

Сүз уңаеннан, төп рольләрне Урыссуның 2 санлы мәктәбенең талантлы 5 сыйныф укучылары Ирина Куликова һәм Аида Акопян уйныйлар.

Спектакльне караганнан соң тамашачы йөзендә елмаю балкып торды. Алар әле яңа гына сәхнә серләренә төшенә башлаган яшь актерларга яңадан яңа уңышлар теләделәр һәм яңа спектакльләр көтеп калулары турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев