Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең укучысы Республика бәйгесенең беренче турында җиңүче булды
Мәдәният

Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең укучысы Республика бәйгесенең беренче турында җиңүче булды

Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Ралина Шәйхиева "Риза Фәхретдин мирасын өйрәнү буенча иң яхшы фәнни эш" Республика бәйгесенең беренче турында җиңүче булды.

Җиңүчене татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлйөзем Әхмәдуллина әзерләгән. XIX-XX гасырлар арасында яшәгән Риза Фәхретдинов фәнни-тикшеренү эшчәнлегеннән тыш, әдәби әсәрләр дә иҗат иткән, үз чорының реформаторы-мәгърифәтчесе булган.


Нет комментариев