Урыссудан «Маски» театраль студиясе азнакайлыларны әсир итте
Күптән түгел Азнакай шәһәре мәдәният йортында үзешчән театраль һәм курчак коллективларының "Иделкәем" республика конкурсының зональ этабы узды.
Безнең районны "Маски" театраль студиясе тәкъдим итте. Яшь артистлар кечкенә ленинградлылар образына кереп, жюрига һәм тамашачыларга камалыштагы һәм ачлыктагы балачакның бөтен авырлыгын күрсәттеләр. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу конкурста укучыларның беренче тапкыр катнашуы иде, шуңа күрә аларны икеләтә дулкынлану биләп алды.
Иртә белән театраль команда, автобуска декорацияләр һәм костюмнар төяп, Азнакай сәхнәсен тотарга юнәлде. Студиягә йөрүчеләр белән бергә район дәрәҗәсен яклау өчен иҗатка битараф булмаган энтузиастлар: җирле кабель телевидениесе хезмәткәре Светлана Котлыева һәм режиссер ярдәмчесе Лилия Гыймаева да барды. Аларның ярдәме һәм театраллар өчен янып-көеп торулары балаларга ышаныч өстәде. Аларны җиңел булмаган сынау - тәҗрибәле азнакайлылардан соң чыгыш ясау көтә иде. Яшь урыссулылар сынатмады һәм үз бурычларын уңышлы үтәде. Таләпчән жюри безнең команданың артистлар осталыгын һәм режиссерның эшен югары бәяләде.
Конкурсның киләсе этабы июньдә, инде республика башкаласы сәхнәсендә узачак. Нәтиҗәләр бер атнадан соң гына игълан ителәчәк. "Маски" студиясе артистлары үзләрен финалга уңышлы узулары турында өметле уйлар белән тынычландырса, режиссер исә район педагоглары чарасында чыгыш ясау өчен яңа постановка турында уйлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев