Узган атнада Азнакай шәһәрендә ел саен үткәрелә торган матурлык, аналар һәм гаилә бәйгесе - "Нечкәбил" республика конкурсының сайлап алу туры узды.
Безнең районны Нигъмәтуллиннар гаиләсе тәкъдим итте. Өч бала әнисе, Урыссудагы 7 санлы балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе, "Семь нот" вокал ансамбле җитәкчесе Гүзәл Нигъмәтуллина жюрига гаиләсендәге традицияләр турында сөйләп, турыдан-туры әңгәмәләшү узды. Сентябрь башында Казанда узачак гаиләләр фестивалендә Нигъмәтуллиннар ютазылыларча Яңа ел бәйрәмен каршылау традициясен сәхнәләштерәчәк, дип хәбәр итте безгә конкуста катнашучы.
Нет комментариев