Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңа Каразирек авылы халкы Бөек Җиңү көнен зурлап бәйрәм иткән

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Яңа Каразирек авыл клубында сугыш чоры балалары хөрмәтенә бәйрәм концерты һәм "Сынган беләзек" исемле драма сәхнәләштерелгән.

Сайлап алынган әсәрдә чагылдырылган сугыш чоры балалары язмышын җирле артистлар - Илмира Исламова Әлфия Рәкыйпова, Асия Вәлиева, Гүзәлия Вәлиева, Мөзәяна Галиева, Резеда Рәкыйпова зур осталык белән тамашачыга җиткергән. Бөек Җиңү көненә багышланган митингта мәктәп укучылары, укытучылар, балалар бакчасы, клуб хезмәткәрләре, сугыш чоры балалары һәм тыл ветераннары катнашкан. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, килгән кунаклар өлкән буын вәкилләренә котлау сүзләре юллаган. Бәйрәм ахырында балалар ветераннар белән истәлеккә фотосурәткә төшкән һәм һәйкәлгә чәчәкләр салган. 9 май көнне авыл үзешчәннәре һәм балалар тыл ветераны Сара апа Сәгъдиеваны өенә барып бәйрәм белән тәбрик иткән. Малайлар һәм кызлар бик теләп матур җырлар, биюләр һәм шигырьләр башкарган, аңа изге теләкләрен җиткергән.

- Икенче көнне мәктәп укучылары катнашында "Тынычлык тели һәрбер йөрәк" исемле зур концерт узды. Сугыш чорын чагылдырган җырлар һәм шигырьләр белән сәхнә тоткан балаларның һәр чыгышы күңелләргә үтеп керде. Бәйрәм ахырында барлык кунакларыбызны чәй табыны артына чакырдык. Алар яшь чакларын искә алып, авыр тормыш юллары барлап, озак итеп сөйләшеп утырды, - дип яза Яңа Каразирек авыл клубы мөдире Зөлфия Гафиятова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев