Яңа Каразирек авылы халкы “Җиңү килде җиргә яз булып” бәйрәмендә очрашкан
Күпме күз яше, күпме ятим калган балалар, күпме тол калган хатыннар, никадәр аналарның ачы күз яшьләре, никадәр корбаннар бәрәбәренә яуланган Бөек Җиңүнең 71 еллык бәйрәмен зурлап уздырдык.
Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев барлык авыл халкын, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын Бөек Җиңү көне бәйрәме белән тәбрик итте. "Карлыгач" балалар бакчасы нәниләре үзләренең "Морячка" биюләре, күңелләргә үтеп керердәй шигырьләр белән авыл халкын таң калдырды. Сиринә Шәрәпова башкаруындагы татар бию, "Ләйсән" төркеме башкаруында "Синий платочек" бию ,"Яшьлек" фольклор коллективы артистлары - И. Исламова, Р. Сабитова, А. Вәлиева, А. Рәйкыпова, Г. Каюмова, Ф. Гәрәев А. Сафуановның "Ыснаха килен" спектаклен уйнап, тамашачының күңелен әсир итте. 10 май көнне мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашында тагын бер бәйрәм чарасы узды. Балалар монтаж, җыр, бию, сәхнәләштерелгән сугыш чорын үз эченә алган күренешләр күрсәтте. алар укыган шигырьләрдә туган илгә сөю хисе, өлкәннәргә кадер-хөрмәт чагылды. Бәйрәм азагында барлык авыл халкы мул итеп әзерләнгән табында кунак булды. Үзләренең үткән авыр тормыш юлларын тагын бер кат искә алып, сөйләшеп, күңел ачып утырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев