Ютазы  мәктәбенең укучысы Хәйретдинова Динара " Шигъри  Сабантуй"  фестивалендә катнашты
Мәдәният

Ютазы мәктәбенең укучысы Хәйретдинова Динара " Шигъри Сабантуй" фестивалендә катнашты

Ноябрь азагында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укучыларның Бөтенроссия " Шигъри Сабантуй" бәйге-фестивале узды.

Әлеге чарада Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9-б сыйныфы укучысы Хәйретдинова Динара үзе иҗат иткән әсәрләре белән катнашты( Җитәкчесе- Л.Г. Вәлиуллина). Чара барышында укучылар татар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашты, мастер-класслар эшендә катнаштылар, сертификатлар белән бүләкләнделәр.


Нет комментариев