Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ютазы районы балалары табигать белән дус

Кичә район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта Урыссу мәктәпләре укучылары асфальтка рәсем төшерде.

Экология елына багышланган рәсем бәйгесе башланганчы, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре яшь буынны төрле табышмак һәм башваткычлар әйтеп, табигать белән дуслыкларын сынады. Аеруча тапкыр балалар татлы приз белән бүләкләнде. Ә инде акбур белән коралланып, рәсем ясарга керешкән малайлар һәм кызлар арасында күмәкләр рәсем төшерүчеләр дә, аерым сурәт ясаучылар да булды. Әмма аларның рәсемнәрен нурларын чәчеп торучы кояш, аяз күк, матур чәчкәләр һәм табигатьнең башка бизәкләре берләштерде. Иң оста рәссамнәргә кызыктыргыч призлар өләшенде.

Вакыйга урыныннан фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев