Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Бөгелмә аграр көллиятенең 1 санлы Ютазы филиалы "Истоки" ветераннар хорын кунакка чакырган.
Ветераннар (пенсионерлар) арасында "Балкыш" - "Сияние" үзешчән коллективлар конкурсы лауреаты чыгышы уку йорты укучыларының да, укытучыларының да күңелләренә хуш килде, дип хәбәр итте гомуми белем бирү дисципланалары укытучысы Ландыш Баһаутдинова. Аеруча Лилия Ковалеваның үзе иҗат иткән шигырьләрен укуы, шулай ук хордагы бердәнбер ир кеше Хәмит Шафигуллинның дәртле халык җырларын башкаруы ошаган.
Нет комментариев