Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ютазы ветераннары арасында "Балкыш" фестиваленең сайлап алу туры җиңүчеләре билгеле булды

Күптән түгел район мәдәният йортында ветераннар арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Балкыш" - "Сияние" республика фестиваленең сайлап алу туры узды.

Фестиваль инде бишенче ел безнең республика буенча атлый һәм бу җәһәттән безнең район да чыгарма түгел. Мартның кояшлы көннәренең берсендә мәдәният йортында иҗади мохит хөкем хөкем сөрде: инде бусагадан ук баянда моңлы көйләр башкарыла иде, кемдер чыгышының текстын тырышып кабатлый, кайберләре исә бер-берсенә дулкынланып яңалыклар хәбәр итте. Йөздән артык ветеран, пенсионер конкурста районыбызның төрле оешмаларын, предприятиеләрен һәм авыл җирлекләрен тәкъдим итте. Бәйгедә катнашучыларга сайлап алу өчен җиде жанр тәкъдим ителде: хорда җырлау, ялгыз җыр башкару, вокаль һәм инструменталь ансамбльләр, фольклор, шигърият, хореография.

Район сәхнәсендә башкарылган һәрбер чыгыш чын мәгънәсендә күркәм тамаша булды. Күп кенә номерларны һөнәрманнар чыгышыннан аерып та булмый иде. Чигәләре көмешләнгән үзенчәлекле артистлар үзләренең иҗади энергиясен жюрига һәм тамашачыларга бүләк итте. Әмма конкурс - конкурс булып кала һәм жюри яхшылардан да яхшыларны сайлап алырга тиеш булды. Әйтик, икенче турга 9 иҗади номер узды. Алар арасында:

район мәдәният йорты базасында эшләүче "Истоки" ветераннар хоры,

"Родники" вокаль ансамбле ("Электросоединитель"),

"Сердәш" вокаль-инструменталь ансамбле (Әбсәләм) бар.

"Вокал-соло" номинациясендә кәрәкәшлеле Мөдәмил Шәкүров

һәм Урыссудагы 3 санлы мәктәп китапханәчесе Татьяна Гарифуллина уңышлы чыгыш ясады.

Хореогафиядә югары осталыкны бәйрәкәлеләр Тәнзилә Мәрданшина, Зөфәр Камаев һәм Зәйтүнә Ямаева,

шулай ук Әбсәләмнән талантлы Рәисә Абдуллина күрсәтте.

Искеурыссулылар Факил Заһретдинов һәм Владислав Альбаев татар халык көйләрен баянда башкарып, "Инструменталь ансамбль" номинациясендә җиңде.

Икенче турга үзе язган патриотик шигыре белән Урыссудагы 3 санлы мәктәп ветераны Валентина Новикова узды.

Августта конкурста катнашучылар безнең районны "Балкыш" фестиваленең зональ турында Әлмәт шәһәрендә күрсәтәчәк. Хәзер исә өлкән яшьтәге үзенчәлекле артистлар, безнең районның горурлыгы булып калу өчен иҗади эшчәнлекләрен дәвам итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев