Ютазы йолдызчыклары - Яңа ел бәйрәмендә
Район мәдәният йортының бәйрәмчә бизәлгән сәхнәсе "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбленең ялкынлы чыгышы астында тоныкланып калгандай булды.
"Тәрәзә артында буран, ә бездә әйлән-бәйлән..." - сәхнә артыннан яңгыраган шигъри юллар астында сәхнәгә йөгереп чыккан биюче йолдызчыклар - Яңа елның кар бөртекләре булып бөтерелгән "Очаровашки" төркеменең нәни кызлары, Яңа ел полькасына чыккан "Серпантин" төркеме, ниһаять, Яңа ел биюенә чыккан иң-иң кечкенәләр - "Калейдоскоп" төркеменең урман җәнлекләренә әверелгән кызчыкларның самими чыгышы - гомумән, ансамбльнең һәр чыгышы якты һәм нурлы булуы белән тамашачыларда әйтеп бетергесез хис-тойгылар уятты, зал кайнар алкышларга күмелде.
Сәхнә тоткан балалар белән беррәттән бу кичне аларның әти-әниләре дә бию осталыкларын күрсәтте. Ап-ак кәләшләрне хәтерләтүче кечкенә "очаровашкалары" белән ыспай итеп киенгән әтиләр вальс әйләнде. Әти-әниләр дәртле музыка астында рок-н-ролл, шаян биюләр биеде. Башта кыенсынып торган өлкәннәр тора-бара шулкадәр шомарды ки, үзләренә озак көннәргә җитәрлек адреналин туплады. Фойеда бизәлгән яшел чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнаганда да алар үз сабыйларын хуплап чыкты. Ансамбль җитәкчесе Минзилә Абдурахманова әти-әниләргә нәкъ менә шундый активлыклары, ярдәмчеллекләре өчен ихлас рәхмәтен җиткерде дә.
- "Ютазы йолдызлары" Яңа ел бәйрәменә әзерләнгән көннәрдә, әти-әниләрнең бик сирәге эшләде, ахрысы. Алар һәрвакыт безнең белән янәшә булды. Бүгенге бәйрәм - безнең уртак бәйрәмебез! - дип канәгатьлек хисе белән билгеләп үтте ул.
Район мәдәният йортында эшләүче ике дистәләп клуб формированиесе арасында "Ютазы йолдызлары" ансамбленең зур урын алып торуын, район масштабындагы бер генә чара да алар чыгышыннан башка узмавын мәдәният йорты директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Абдурахманов та үз чыгышында ассызыклап узды.
Бәйрәм кечкенә йолдызчыкларга мәдәният йорты артистлары сәхнәләштергән әкият күрсәтеп һәм Кыш бабай бүләге өләшеп кенә тәмамланмады. Бик күп бәйге һәм фестивальләрдә катнашучы ансамбль кызлары өчен быел алар арасында иң әһәмиятлесе "Татарстан - туган йортыбыз" этномәдәни фестивалендә чыгыш ясау булды. Алар әлеге тарихи вакыйга истәлеге итеп мактау грамоталары белән билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев