Йолдыздай балкыйлар…
"Ютазы йолдызлары" диюгә, күз алдына тыпырдап торган, тип-тигез, һәммәсе дә бер төсле матур һәм сөйкеме булган кызлар һәм малайлар күз алдына килеп баса. Әйе, чыннан да, горурланырлык бит алар!
Күп кенә республика күләмендә үткәрелгән иҗат бәйгеләрендә алдынгы урыннарны яулап, үзләренең ансамбльләре өчен янып-көеп йөрүче кызлар һәм малайлар алар! Бу зур үрләрне яулар өчен күпме тырышлык һәм көч таләп ителә! Әлбәттә, матур уңышларга ирешү өчен яхшы җитәкче булу да кирәк. Һәм ул, шөкер, бар - Минзилә Абдурахманова. Ул, әйтерсең лә, Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән остаз. Туры сүзле, гади, ләкин кирәк чакта ифрат та таләпчән кеше ул. Ансамбль составында шөгыльләнүче бер йөздән артык баланың һәрберсенә иҗади якык килеп, эшнең асылына төшендереп, киңәшләрен биреп кенә калмыйча, ул әлеге балаларның ата-аналарына да бик игътибарлы укытучы.
"Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле инде 26 ел сәхнәдә. Безнең балаларыбыз да сигез ел бию сәнгатен йөрәнә. Төрле чак була, тик алар уфтанмыйлар, үкенмиләр, репетицияләргә барам дип атлыгып торалар. Чөнки Минзилә Абдурахманова, ансамбльнең отчет концертында чыгыш тоткан аналарның берсе әйткәнчә, тылсымлы магнит кебек үзенә тартып тора.
Тормышка компьютер һәм Интернет челтәре ныграк үтеп кергән, колакларны ертып, рок һәм рэп яңгыраган заманда, безнең хореографыбыз яшь буында милли биюләре аша ватанпәрварлык хисләре тәрбияләвен, онытыла баручы гореф-гадәтләрне яңартуын да танымыйча мөмкин түгел. Чөнки милли биюләр матурлыкка, гүзәллеккә өйрәтә, халкыбызның тарихын, яшәешен чагылдыра. Ә кызларыбыз һәм малайларыбыз үзләренең җиңел һәм аһәңле хәрәкәтләре аша тамашачыга күп милләтле халкыбызның күңел җылысын, сафлыгын җиткерә.
Әйе, алар сәхнәдә тигез адымнары, елмаеп торулары белән безне әсир итә. Ләкин бу матурлык җиңел бирелми - күп санлы репетицяләрләрдән тыш, ихтыяр көче һәм сәламәтлек тә кирәк. Киләчәктә дә яшь йолдызчыкларга илһамланып эшләргә, яңа образлар тудырып, сәхнәдә балкып янарга язсын!
Нет комментариев