Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ютазылылыр язлар белән килгән Нәүрүз чибәрен каршы алды

Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш Бабайның чәчләре кар сулары булып акканда, әби-бабаларыбыз язны - Нәүрүзбикәне каршы алган.

Татарстанда ул халыклар дуслыгы бәйрәме буларак уза. Нәүрүзне, татарлар белән беррәттән, иранлылар, әфган, таҗик, үзбәк, казах, кыргыз, төрек, әзербайҗан каршы ала. Бу көнне кешеләр бер-берсенә кунакка өйри, нәүрүз әйтә, тәм-том белән сыйлана. Татарстанда Нәүрүз, 2014 елдан славян халыкларындагы Май чабу бәйрәме кебек үк, республика статусын алды.

Дүшәмбе, 21 март кичендә, урыссулылар район мәдәният йорты каршындагы мәйданга кышны озатып, язны каршы алырга җыелды. Бу көнне Кыш Бабай, гүя, табигать белән аерылышырга теләмәгәндәй, ябалак-ябалак карларын җир өстенә сибәргә тырышса да, кешеләр йөзендә яз нурлары, күңелләрендә кояш җылысы булуы әллә каян ук чагылып торды. Райондашларны яз бәйрәме - Нәүрүз белән Мансур хәзрәт Шакирҗанов тәбрик итте.

Сәхнә тоткан район мәдәният йорты артистлары, "Ютазы йолдызлары" бию ансамбле кызлары, "Илһам чишмәләре", "Кичке җыр", "Сердәш" җыр ансамбльләре һәм башкалар чын күңелдән Нәүрүзбикәне сәламләде. Яз кызы үзе дә җир йөзенә буш кул белән килмәде - ил-көнебезгә иминлек һәм муллык теләп, ул җир йөзенә матурлык һәм мәхәббәт, бәрәкәт һәм иминлек, уңыш һәм ныклык символлары - чәчәк таҗлары, бөртек һәм бакыр акчалар сипте. Концерт-тамаша карап хозурланган тамашачыларны алып баручылар Карга боткасын авыз итәргә чакырды, теләге булган һәркем уен һәм ярышларларда катнаша алды.

Авыл уртасындагы мәйданда Нәүрүзбикәне каршы алган Бәйрәкә авылы халкы да язның әлеге матур һәм якты бәйрәменнән бик канәгать калган. Борынгы йолаларны үз эченә алган бәйрәм күренешләре, дәртле җыр һәм биюләр, тәмле исе белән борыннарны кытыклаган Карга боткасы - олысы һәм кечесенең күңеленә хуш килгән.

- Табигатьтә яз. Табигать уяну белән белән бергә өйләргә Нәүрүз бәйрәме килә. Яңа көнне каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме тарихы Урыссу 3 санлы мәктәбенең 1 сыйныфының татар төркемендә белем алучы балаларда зур кызыксыну уятты, - дип яза татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмилә Зарипова. - Балалар җылы яклардан кайтучы кошлар турында шигырьләр укыды, аудиоязмада кошлар тавышын тыңлады.

Ике төркемгә бүленеп, "Нәүрүзбикә" бәйгесендә катнашкан кызлар, кисмә хәрефләрне тезеп, үзләренә исем сайлаган, табышмаклар әйтеп, тапкырлыкта һәм зирәклектә көч сынашкан. Иң җитезләр өчен бәрәңге җыю бәйгесе үткәрелгән. Булачак хуҗабикәләргә салфеткалар төрү, ярма чүпләү уеннары да оештырылган. "Токмач кисү" һәм "пилмән ясау" осталыкларын пантомимо белән генә күрсәткән кызларга сыйныфташ малайлары көч биргән. Шулай ук укучыларның уку елы дәвамында татар теле дәресләрендә алган белемнәре дә сыналган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев