Ә сез дөрес итеп төчкерә беләсезме?
Сәламәтлек саклау

Ә сез дөрес итеп төчкерә беләсезме?

Татарстанлыларга куркынычсыз төчкерү кагыйдәләрен аңлаттылар

Татарстан буенча Русия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе белгечләре төчкерүнең дөрес һәм хәвефсез булуын аңлаттылар. Алар искәрткәнчә, төчкерү еш кына организмның аллергия, вируслар, тузан һәм хәтта көчле яктылык китереп чыгарган табигый саклану чарасы булып тора һәм сулыш юлларын чистартырга ярдәм итә.

Грипп, ОРВИ һәм COVID-19 таралу чорында тирә-юньдәгеләрне куркыныч астына куймас өченкайбер кагыйдәләрне үтәү аеруча мөһим. Табиблар төчкергәндә авызны һәм борынны бер тапкыр кулланыла торган кулъяулык белән капларга кирәк, аны шундук ташларга, ә кулларны — кичекмәстән юарга кирәк, дип ассызыкладылар. Кулъяулык булмаган очракта,  башка кешеләргә эләгүен  булдырмыйча, терсәгеңне бөкләп төчкерергә, читкә борылырга яки куркынычсыз арага китәргә киңәш ителә. Уч төбенә төчкерергә киңәш ителми, чөнки бу инфекцияләр таралуга китерергә мөмкин.

Шуннан соң кулларны яхшылап юарга яки аларны антисептик белән эшкәртергә кирәк.

Белгечләр шулай ук төчкерүне тотып тору сәламәтлек өчен куркыныч, дип кисәттеләр, чөнки барабан перепонкалары, күздәге кан тамырлары зарарлану яки хәтта баш мие аневризмы өзелү куркынычы бар.

Тулырак: https://www. tatar-inform. ru/news/tatarstancam-razyasnili-pravila-bezopasnogo-cixaniya-6022126


Нет комментариев