Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Дөньяда танылган татар спортчылары онлайн режимда континентара күнегүләр үткәрәчәк

    Биредә бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар белән бергә өй шартларында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү һәм чемпионнар белән шәхсән аралашу мөмкинлеге булачак.

    Бу көннәрдә өйдә калучыларга ярдәм итү һәм берләштерү өчен, Россия Спорт министрлыгы социаль челтәрләрдә башлап җибәргән «Спорт - тормыш нормасы» чарасына Татарстан Республикасының спорт җәмәгатьчелеге дә кушыла. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.

    «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында республиканың спорт федерацияләре җитәкчеләре инициативасы белән «Демография» милли проектының татар вәкилләре, шул исәптән башка төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче, массакүләм күнегүләр сериясен турыдан-туры эфирда үткәрәчәк.

    Шәхси Instagram-аккаунтларда live режимында бөтен дөньядан татарлар дәресләр уздырачак:

    • Россиянең атказанган спорт мастеры, фехтовкалау буенча җәйге Олимпия уеннарының көмеш призеры Камилла Гафурҗанова (@milamanzarek) — 3 апрель, 20:00 (мск).);
    • Россиянең спорт мастеры, тхэквондо буенча дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры Карина Тищенко (@karina_tishchenko_) — 6 апрель, 14:00 (мск));
    • Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, нефть чыгара торган илләр арасында бокс буенча дөнья кубогы җиңүчесе Артур Сөбханкулов (@arthursubhankulov) — 8 апрель, 14:00 (мск).);
    • Россиянең спорт мастеры, каратэ буенча Россия чемпионы Алинә Шишканова (@alinka_shishkanova) — 10 апрель, 14: 00 (мск);
    • Россиянең атказанган спорт мастеры, күп тапкыр Россия чемпионы, регби буенча 2013 елгы Универсиада ярышлары җиңүчесе Рамил Гайсин (@gaysin_ramil) — 13 апрель, 14:00 (мск).);
    • Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, самбо буенча Европа чемпионы Альберт Шәңгәрәев (@albert_ilsyrovich) — 15 апрель, 14:00 (мск);
    • Россиянең спорт мастеры, дзюдо буенча Европа беренчелекләре җиңүчесе һәм призеры Нияз Билалов (@niyazji) — 17 апрель, 14: 00 (мск).

    Live-күнегүләргә ике континентта урнашкан Сан-Франциско, Мәскәү, Красноярск, Казан, Уфа, Кукмара, шулай ук республиканың башка шәһәрләре һәм районнары кушылачак.

    Һәр тренировка 1 сәгать чамасы барачак; аның зур өлеше турыдан-туры спорт күнегүләренә багышлана, шулай ук онлайн-дәресләрне алып баручылар тамашачылар эфирына сайлап алына, алар белән аралашачаклар һәм аларның сорауларына реаль вакыт режимында җавап бирәчәкләр.

    Үз-үзеңне изоляцияләүТатарстан спортчылары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: