Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Каникулларга – рух күтәренкелеге белән

    Кышкы каникулларның беренче көнендә "Кымыз Тау" чаңгы-спорт базасында яшь спортчы-чаңгычылар кышкы спорт сезонын ачтылар. Район мәктәпләре укучылары арасында чаңгыда узышулар түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте.

    2000 елда туганнар һәм алардан да яшьрәкләр категориясендәге малайлар арасында Андрей Зимин лидерлык итте, икенче һәм өченче урыннарны подгорныйлылар Фаяз Әхмәтшин һәм Адель Галиев алдылар. Кызлар арасында Айназ Фәйзрахманова лидерлык итте, икенче - Айсылу Зиннурова, икесе дә Ютазы урта мәктәбеннән.
    Ундүрт яшькә кадәрге үсмерләр арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында - ютазылы Раил Гайнетдинов, икенче - подгорныйлы Илназ Хөсәенов һәм өченче - бәйрәкәле Айрат Насыйров. Шул ук яшьтәге кызлар арасында финишка беренче булып ютазылы Аделина Латыйпова килде, икенче һәм өченче урыннарны Подгорный мәктәбе укучысы Виктория Нәфыйкова һәм Бәйрәкә мәктәбе укучысы Алия Сәлахова яуладылар.
    Унсигез яшькә кадәр яшүсмерләр арасында минималь вакыт эчендә дистанцияне узып, беренче булып Әмир Әхмәтҗанов килде, аның артыннан ук финишны Илгиз Сабитов узды, өченче - Артур Садыйков. Әлеге спортчылар - төрле зур ярышларда районның спорт намусы өчен чыгыш ясаган укучылар. Кызлар арасында беренче урынны Подгорный мәктәбеннән Ралина Могыйнова алды, икенче - Урыссуның 3 санлы мәктәбеннән Ольга Михеева, өченче урында - Подгорный мәктәбеннән Рената Әхтәмова.
    Чаңгы юлында педагоглар да укучылардан калышмады. Әбсәләм гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Эльвира Бакирова - беренче урында, Иске Урыссу мәктәбе укытучысы Зилә Фаздуллина икенче булды, өченче урынны Әбсәләм мәктәбе укытучысы Зинфира Гыйззәтуллина алды.
    Бүләкләүләр тантанасында чаңгычыларга яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең мактау грамоталарын һәм алар химаячелеге белән алынган татлы бүләкләрне Кыш бабай тапшырды. Менә шулай энергия заряды, рух күтәренкелеге белән укучылар каникулларын башлады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: