Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Каразирек көрәшчеләре Октябрьский шәһәрендә уңышлы чыгыш ясаган

    Башкорстан Республикасы көне уңаеннан 9 октябрьдә Октябрьский шәһәрендә узган билбау көрәше буенча ачык турнирда Каразирек көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясаган.

    Алинур Галиуллин 37 килограмм авырлыкта - беренче, Александр Пискарёв икенче урынга чыккан. Альмир Закиров 45 килограмм авырлыкта икенче урынны яуласа, Илназ Кашапов 50 килограмм авырлыкта мактаулы беренче урын яудады. Илвар Хисмәтуллин исә 77 килограмм авырлыкта икенче урынга лаек булды. Кызлар арасында барган көрәштә Милена Зиннурова икенче урынга чыкты, дип хәбәр иткән "Олимп" спорт мәктәбе тренеры Рамил Касыймов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: