Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Спорт белән – “син” дип!

Лениногорск шәһәрендә VIII төр махсус (коррекцион) мәктәпләр арасында армрестлинг буенча 2012-2013 уку елының Россиянең махсус олимпиадалары программасы нигезендә VIII Республика ярышларының зона этабы узды.

Урыссу интернат-мәктәбе укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Мәсәлән, 7 сыйныф укучысы Илнур Гыйляҗев 50 кг кадәрге авырлык категориясендә һәм 8 сыйныф укучысы Рәмзил Зәйдуллин 50 кг артык авырлык категориясендә беренче урынга лаек булганнар. Алар I дәрәҗәдәге дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Сигезенче сыйныф укучысы Владислав Денисов 45 кг кадәрге авырлыкта икенче була һәм, шулай ук, диплом һәм медаль белән бүләкләнә. Кызлар арасында 45 кг кадәрге авырлыкта 8 сыйныф укучысы Ольга Михайлова пьедесталның икенче баскычына күтәрелә, ә 45 кг кадәрге авырлыкта җиденче сыйныф укучысы Альбина Кәлимуллина өченче була. Призерлар, шулай ук, диплом һәм медальләргә лаек булалар. Әйтеп үтәргә кирәк, команда җитәкчесе физик культура укытучысы Фәнис Зәйдуллин.
Команда зачетында лидерлык итеп, Урыссу командасы күчмә кубокка һәм грамотага ия була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев