Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Татарстанның спорт өмете

18-20 декабрьдә Казан шәһәренең "Уникс"ында "Татарстанның спорт өмете-2012" Форумы үтте.

Форумда узган спорт елына нәтиҗәләр ясалды. 2012 елда спортта югары уңышларга ирешкәне өчен "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе, ютазылы Айрат Абдуллин Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Р. Борһанов үзе кул куйган дипломы белән бүләкләнде. Шуны исегезгә төшерәбез, Айрат гер спорты белән шөгыльләнә. Айратның тренеры Роберт Вафауллин ТРда физик культураны һәм яшүсмерләр спортын үстерүгә керткән зур өлеше өчен шулай ук диплом белән бүләкләнде.
Тагын бер күңелле хәбәр: 2012 елның 26 ноябреннән булган яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының 394 санлы карарына ярашлы, Артур Гыйльметдиновка Россиянең спорт мастерына кандидат разряды бирелде. Артур белән шулай ук Роберт Әнәл улы шөгыльләнә. Спортчыларыбыз алга таба да район исемен лаеклы якларлар дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев