Урыссу интернат-мәктәбе укучылары армреслинг буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтте
Спорт тормышы

Урыссу интернат-мәктәбе укучылары армреслинг буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтте

Урыссу интернат-мәктәбе укучылары Россия Махсус Олимпиадасы программасы буенча X Республика ярышларының Лениногорскийда уздырылган армреслинг буенча VIII төрдәге махсус (коррекцион) учреждениеләр укучылары арасындагы зональ этабында яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Тугызынчы сыйныф укучысы Илнур Гыйлаҗев 50 килограммга кадәр авырлыкта беренче урынны яулады, 9 сыйныф укучысы Альбина Кәлимуллина 45 килограммга кадәр авырлыкта икенче урынга чыкты һәм 6 сыйныф укучысы Айгөл Баһаутдинова 40 килограммга кадәр авырлыкта өченче булды. Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Команда тренеры - беренче квалификацион категорияле физик тәрбия укытучысы Фәнис Зәйдуллин.


Нет комментариев