Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Ютазы герчеләренең чиста җиңүе

Биектау бистәсендә узган гер спорты буенча республика Беренчелегеннән Ютазы районы спортчылары күп санлы җиңүләр белән әйләнеп кайткан.

“Олимп” спорт мәктәбе тренеры Роберт Вафауллин биргән мәгълүматлар буенча, мәктәп укучылары спартакиадасы зачетына кызлар һәм малайлар арасында узган ярышларда команда беренчелегендә Ютазы герчеләре пьедесталның беренче баскычына күтәрелгән. Эстафета формасында үткән спартакиада зачетында да ютазылылар җиңү яулаган. Шәхси зачетта Динара һәм Линара Әгълиевалар, Эдуард Свищев, Денис Белов, Булат Вәлиуллин беренче урынга лаек булган. Степан Уханов, Искәндәр Шәмсуллин – икенче урында. Денис Рәшитов белән Илназ Сәгъдиев өченче урынга чыккан.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев