Ютазы чаңгычыларының чираттагы җиңүләре
Ютазы чаңгычылары командасы чаңгыда узышу буенча Җәлил бистәсендә үткән республика ярышларында уңышлы чыгыш ясады.
2000-2001 елларда туган үсмерләр арасында беренче урынны Андрей Зимин яулады. Шул ук елларда туган кызлар арасында Айназ Фәйзрахманова җиңүен тагын бер тапкыр ныгытып куйды. 1996-1997 елларда туган яшүсмерләр арасында Әмир Әхмәтҗанов өченче урынга лаек булды, ә Гүзәл Закирова 1994-1995 елларда туган кызлар арасында өченче урынга чыкты. Пьедесталның икенче санлы баскычына хатын-кызлар арасында Лилия Габитова күтәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев