Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

31 май - Бөтендөнья тәмәкегә каршы көн

Шул уңайдан Ютазы районы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 23 майдан алып 31 майга кадәр әлеге начар гадәтне кисәтүгә багышланган чаралар декадасы узачак.

Бүген Урыссу үзәк район хастаханәсе наркологик кабинтеты шәфкать туташы Фәйрүзә Камалетдинованың эш көне поликлиникага килгән кешеләргә тарту катнашмаларының зыяны турында буклетлар таратудан башланды. Бу ункөнлек дәвамында авыл ФАПларында эшли торган медицина хезмәткәрләре дә халык арасында аңлату-агарту эше алып барачак.

- Бөтендөнья тәмәкегә каршы көн Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елда игълан ителде. Бүгенге көндә начар гадәтләр проблемасы, аеруча үсмерләр һәм яшь кешеләр арасында беренче карашка гына самими кебек тоелган, әмма ифрат та яман нәтиҗәләргә китерергә сәләтле булган электрон тәмәке киң таралган чорда, иң актуаль проблемаларның берсе булып тора. Тик алар белән көрәшү – дәүләт дәрәҗәсендәге бурыч кына түгел. Тәмәке тартырга яисә тартмаска – бу һәркемнең үз карары. Ләкин шуны онытмаска кирәк: никотин – бик көчле агу, организмга үтеп кереп, ул кешенең физик сәламәтлеген генә түгел, рухи халәтен дә тарката, - дип билгеләп узды Урыссу үзәк район хастаханәсе табиб-психиатры Нина Аськаева.

Источник: https://vk.com/urussucrb

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев