Җәен су коенганда хәвефсезлек кагыйдәләре турында онытмагыз
Күптән көтелгән җәй дә килеп җитте. Күңелле ял, мәктәп каникуллары чоры.
Аны олылар да, балалар да көтеп ала, әмма нәкъ менә җәй көне төрле бәхетсезлек очраклары, җәрәхәтләр, кояшта пешү, суга бату ихтималлыгы арта. Бу вакытта аеруча уяулык һәм саклык күрсәтү мотлак. Сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу бик авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә һәр кеше хәвефсезлек чараларын үтәргә, шулай ук зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтә белергә тиеш. Һәм һич тә балаларның олылар күзәтүеннән башка сулыклар янәшәсендә булуына юл куймаска!
Йөзә белү — суда үз-үзеңне саклау ысулы, үтә мөһим күнекмә. Суда йөзә белгән кеше үзен ышанычлы хис итә, ярдәмгә килергә дә әзер. Күп кенә ата-аналар, батып үлү ихтималлыгы бар дип, балаларын аңлы рәвештә йөзәргә өйрәтмиләр, шул рәвешле үзләре үк ирексездән зур зыян китерәләр. Ә бит бары 5-7 көн эчендә баланы үзен суда тотарга, иң гади йөзү ысулларына өйрәтеп була. Бәхетсезлек очрагы булдырмас өчен, балаларга саклык чараларын, катлаулы хәлләрдә дөрес эш итүне аңлатырга кирәк.
Мәсәлән: суга егылып төшкәндә — үзеңне тыныч тотарга, куркуга бирелмәскә, ярдәмгә чакырырга; суда булганда — үпкәләргә күбрәк һава җыярга һәм гәүдәне вертикаль торыш хәленә китерергә, тирәнрәк суларга яки үпкәләрдә һаваны тоткарларга тырышырга — бу йөзүчәнлеккә булыша; бернинди очракта да кискен хәрәкәтләр ясарга ярамый, чөнки су тирбәлеше көчәя, сулыш тизәйтелә һәм суга тончыгу куркынычы арта.
Сәламәт-файдалы ял итәр өчен, су белән дөрес мөнәсәбәттә булырга, гади хәвефсезлек кагыйдәләрен истә тотарга һәм төгәл үтәргә кирәк:
- ашаганнан соң 1,5 сәгатьтән дә иртәрәк су коенырга киңәш ителми;
- шәһәрдә һәм авыл җирлегендә яшәүчеләр үзләре коенган сулыкларның үзенчәлекләрен, куркыныч урыннарын белергә тиеш;
- таныш булмаган урыннарда чумарга ярамый — төптә суга баткан бүрәнәләр, ботаклы агачлар, пыяла кисәкләре, техник чүп-чар булырга мөмкин;
- сазлыклы һәм суүсемнәр яки ләм булган урыннарда су коенырга ярамый;
- өреп тутырылган матрасларда, уенчыкларда, автомобиль камераларында ярдан ерак китәргә ярамый — болар агымда өзелеп таркалырга мөмкин, кеше исә кинәттән суга килеп төшәчәк, ә бу инде хәтта яхшы йөзә белүчеләр өчен дә хәвефле;
- начар һава торышында су коенырга ярамый;
- әгәр дә суда көчле агымга эләксәгез, елгага каршы йөзәргә тырышмагыз, агым буенча, әмма акрынлап ярга якынлашырлык итеп йөзәргә кирәк;
- әгәр дә су әйләнмәсенә эләксәгез, курыкмагыз, күбрәк һава сулагыз, чумыгыз һәм әйләнмәдән кискен читкә борылырга тырышыгыз;
- әгәр дә мускулларны көзән җыерса, аларны ышкырга тырышыгыз, аркага ятыгыз һәм ярга таба йөзегез;
- ярдәм сорарга икеләнмәгез, әмма ялган хәвеф сигналлары да бирмәгез.
Моторлы көймәләрдә йөргәндә тыела:
- көймә йөртү таныклыксыз идарә итү;
- олылар озатуыннан башка мәктәпкәчә яшьтәге балаларны йөртү;
- көймәдән суга сикерү;
- көймә читендә утыру, бер урыннан икенчегә күчү һәм башка катерларга, көймәләргә күчеп утыру;
- кичке һәм төнге вакытта йөрү;
- коткару жилетсыз көймәдә булу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев