Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Агымдагы елның гыйнварында Татарстанда яшәүче ике меңнән артык өлкән яшьтәге кеше илкүләм проект буенча медицина тикшерүе үтте

Татарстан авылларында яшәүче ике меңнән артык өлкән яшьтәге кеше 2024 елның гыйнварында диспансеризация үтте.


Медицина тикшерүе Рәсәй Президенты йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектка ярашлы оештырыла.
65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансеризация, һәм шулай ук социаль әһәмияткә ия инфекцияле булмаган аерым авыруларны ачыклый торган өстәмә скрининглар узар өчен район хастаханәләренә алып баралар.
Халыкны медицина оешмасына социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең мобиль бригадасы «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру өчен махсус сатып алынган транспортта алып бара. Мәсәлән, 2023 елда район хастаханәләренә 61 194 өлкән яшьтәге авыл кешесен алып барганнар, бу — планлаштырылганнан 3 мең кешегә күбрәк, дип сөйләделәр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.
Әлеге проект өлкән яшьтәгеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга, актив озын гомер кичерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Медицина тикшерүен даими үтеп тору сәламәтлек белән проблемаларны вакытында ачыкларга һәм дәвалана башларга ярәм итә.
Быел 57 меңгә якын кешене медицина оешмаларына алып барырга планлаштырыла. Бүгенге көндә район хастаханәләрендә 2 864 өлкән яшьтәге авыл кешесе булып кайткан инде.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар 2024 елда төгәлләнәчәк. 2023 елның 21 декабрендә Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча советның утырышында дәүләт башлыгы яңартылган программалар әзерләргә һәм тормышка ашыра башларга йөкләмә бирде.

http://Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/gyinvarda-ilkulam-proekt-buenca-ike-mennan-artyk-olkan-tatarstanly-dispanserizaciya-uzdy-5882613

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев