Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Битараф булма

Үз сәламәтлегеңне кайгыртыр өчен, һичьюгы елга бер тапкыр профилактик карау һәм диспансерлашу узу мөһим.



Урыссу үзәк район хастаханәсенең табиб-терапевты Надежда Малыгина табиб кабул итүенә килгән пациентларга диспансерлашуның һәм профилактик карауның ни өчен кирәк булуын аңлата.

23 гыйнвардан алып 29 гыйнварга кадәр Ютазы районы медицина учреждениеләрендә Диспансерлашу һәм профилактик карауның мөһимлеге турында мәгълүматлаштыру атнасы дәвам итә.

- Елга тер тапкыр каралган әлеге медицина тикшерүләрен узып, кеше төрле чирнең барлыкка килүен, шулай ук, тиз арада дәвалауны башлар өчен, иртә стадиядә авыруларны да ачыкларга ярдәм итә. Пациент диспансер күзәтүе астында торуга карамастан, барыбер аңа диспансерлашу үтү мөһим, чөнки мондый тикшеренү йогышлы булмаган хроник авыруларны ачыкларга булыша, - дип ассызыклады доктор.

Источник:https://vk.com/urussucrb

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев