Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Район медиклары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә иң яхшы хезмәттәшләрен билгеләп уздылар

Ютазы районы медицина хезмәткәрләре кичә Какылы Күл авылы табигате кочагында үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды.

Урыссу үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләрен, авыллардан килгән фельдшер-акушырлык пункты шәфкать туташларын район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Светлана Самонина сәламләде. Үзенең хезмәттәшләренә районның баш табибы Светлана Шакирова иң изге теләкләрен җиткерде. Әлбәттә, тантанада районның иң яхшы медиклары республика Сәламәтлек саклау министрлыгының, район советының, Урыссу үзәк хастаханәсенең мактау кәгазьләре һәм чәчәк бәйләмнәре белән хөрмәтләнде. Үзләрен республика ярышларында иң җитез һәм өлгер яктан таныткан шәфкать туташлары бүләкләнде. Бәйрәм программасы район мәдәният йорты артистлары һәм "Ютазы йолдызлары" ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев