Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Иртәгә яшәр өчен, бүген белергә һәм кисәтергә кирәк

Урыссу үзәк район хастаханәсенең табиб-эндокринологы Айгөл Михайлова Бөтендөнья шикәр чиренә каршы көрәш көне кысаларында менә шулай дип белдерде.

Бүгенге көндә Урыссу үзәк район хастаханәсенең эндокринолог кабинетында диабет белән исәптә 700 артык пациент тора. Җир йөзендә кешене инвалидка әверелдерә яисә үлемгә дучар итә торган өч куркыныч авыруның берсе - шикәр чире һәм аны Ютазы районында ачыклау тендециясе, кызганычка, кимүгә таба түгел.
- Әлеге авыруга дучар булган кешеләрнең саны артуның төп сәбәпләренең берсе булып артык симерү тора. Бүген кешеләргә физик активлык җитми. Шикәр чире өлкән яшьтәге кешеләрдә генә була дигән фикер дөреслеккә туры килми. Безнең районда бу диагноз куелган яшь һәм урта буын кешеләре дә шактый, - дип белдерде Айгөл Ләбиб кызы.
Диабет үзе генә кешенең гомерен куркыныч астына куеп калмый. Ул үзе белән башка төрле чирләр дә китереп чыгара: шикәр чирле 10 пациентның сигезе йөрәк-кан тамыры авыруларыннан вафат була. Түбән очлыкларны кисү очраклары да еш очрый.
Шикәр чирен кисәтү өчен иң беренче чиратта хәрәкәтле тормыш рәвеше алып бару таләп ителә. Көн саен 30 минуттан да ким түгел физик күнегүләр белән шөгыльләнергә кирәк. Җәяү саф һавада йөрү, югары катларга менү, йөзү бик файдалы, диде табиб. Уйлап карасаң, мондый актив тормыш белән безнең һәркайсыбыз яши ала. Безнең районда моның өчен бөтен шартлар да бар. Бары тик теләк һәм ихтыяр көче генә таләп ителә. Шул ук вакытта Айгөл Михайлова II типтагы шикәр чире белән авыручыларга йөкләнеш режимын, кандагы глюкоза концентрациясен контрольдә тотып, шәхсән сайларга кирәк, дип кисәтте.
Әлбәттә, гәүдә авырлыгын киметергә, түбән калорияле диета тотарга киңәш ителә. Менюдан шикәр, бал, татлы ризык һәм эчемлекләр кебек җиңел үзләштерелә торган углеводлар булырга тиеш түгел. Башка төрле чирләргә тискәре йогынты ясаган кебек, алкогольле эчемлекләрне куллану да диабет белән авыручыларга уңай нәтиҗә бирмәячәк.

Источник:https://vk.com/urussucrb

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев