Казан медицина университетының ректоры кем булыр?
Сәламәтлек саклау

Казан медицина университетының ректоры кем булыр?

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов КДМУны җитәкләргә мөмкин, «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә раслады ул моны.

Фәрраховны билгеләү университетның галимнәр советы аның кандидатурасын кабул иткән очракта гына булачак.

- Бу югары уку йорты  илдә генә түгел, ә бөтен дөньяда да үзен лаеклы күрсәтүе өчен барысын да эшләргә телим, - диде агентлыкка Айрат Фәррахов.

Шуңа карамастан, парламентарий әлегә яңа урындагы планнары турында сөйләшүне вакытыннан алда дип санады.

Моңа кадәр «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, КДМУның элеккеге ректоры Алексей Созинов ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе булды, ә аның вазифаларын вакытлыча Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Абдулганиева башкара.

https://dzen.ru/a/aWtZULQyR0fEz-SR?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop


Нет комментариев