Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Майамида яшәүче якташыбыз Урыссу бистәсе кызы язмышы уңаеннан борчылган

Майамида яшәүче якташыбыз тумыштан муковисцедоз авыруы белән интегүче Урыссу бистәсе кызы язмышы уңаеннан борчылган.

Узган җәйдә без гәҗитебез битләрендә Регина Садыйкованың катлаулы диагнозы турында хәбәр иткән идек. Ул сәламәтлеккә зур зыян сала, барыннан да элек, сулыш һәм ашкайнату системалары эшенең бозылуы белән бәйле, шуңа күрә кызга махсус туклану зарур. 2016 елның июнендә Урыссуда велосипедчылар берлеге кыйммәтле препаратлар сатып алуга акча җыю буенча хәйрия марафоны оештырды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бистәдә яшәүчеләр проблемага битараф калмады. Алар исәбендә элек Байлар авылында яшәгән, хәзер Америка Кушма Штатларында гомер кичерүче Алия Абдуллина да бар булып чыкты.

- Узган елның сентябрендә Алия муковисцедоз белән авыручы Регина өчен Майамидан туганнары аша махсус витаминнар җибәргән. Әлеге витаминнар Россиядә сатылмый. Шуның белән ул минем пациентымны сәламәтлеге өчен җитди "ныгытма" белән тәэмин итте. Моннан тыш, берничә ай узганнан соң, Абдуллина мөһим булган туклану катнашмаларын алу өчен акча җибәргән, чөнки кыз гадәти ризыкны үзләштерә алмый, - дип җентеклерәк мәгълүмат бирде пациентның дәвалаучы табибы Ренат Фатыйхов.

Чит ил иганәчесе үзенең игелекле гамәле турында барысы ишетерлек итеп "кычкырырга" теләми.

- Мин гаиләбездә барысы да сәламәт булганы өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен һәм моның кадерен беләм. Мохтаҗларга ярдәм итү - безнең изге бурычыбыз, дип саныйм. Мин, Регина турында, аның бәласе бәян ителгән язманы Интернеттан күреп, очраклы рәвештә генә белдем. Аның чынлап та авыру булуына ышанганнан соң (хәзерге заманда җитди диагнозлар турында сафсата язып, акча туплаучы мошенниклар күбәйде), мин район хастаханәсе белән элемтәгә кердем. Анда миңа кызның сәламәтлеге начараймасын өчен ниләр эшләргә кирәк булуы турында җентекләп сөйләделәр. Аңа айга ике банка махсус туклану кирәк булуы ачыкланды. АКШта бер шундый банка 50 доллар тора, - дип шәрехләде Алия Абдуллина.

2007 елда кыз студентларны укыту программасы буенча Америкага киткән һәм шунда яшәп калган. Ачыклануынча, Алия эшли һәм ландшафт дизайнеры булырга укый икән. Ул кече ватанын калдырып киткәннән соң, шактый вакыт узган, әмма аны туган районы һәм анда яшәүчеләр язмышы дулкынландыра, шуңа күрә битараф булмаган кыз мохтаҗларга ярдәм итүне үзенең бурычы дип саный. Һичсүзсез, аның гамәле - кешенең җәмгыятькә файдалы була алуының лаеклы мисалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев