Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Район хастаханәсенең яңа баш табибы билгеләнде

Район хастаханәсенең яңа җитәкчесен районыбызга рәсми визит белән килгән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин тәкъдир итте.

Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы итеп Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган һәм педиатрия, гинекология өлкәсендә хезмәт куйган, шулай ук Азнакай, Әлмәт һәм Казан шәһәрендәге җитәкче постларда эшләгән Светлана Шакирова билгеләнде.

Республиканың сәламәт саклау министры шулай ук элекке баш табиб Ренат Фатыйховка җирле медицинаны үстерүгә өлеш керткәне өчен рәхмәт хаты тапшырды, район башлыгы Рөстәм Нуриевка районның сәламәт саклау тармагына булышлык иткәне өчен рәхмәт белдерде, чөнки куелган бурычлар ярдәмнән башка тормышка ашмас иде.

Зур казаныш итеп ул районда үлүчеләр санының 10 процентка кимүен атады, республикада бу күрсәткеч - 3,3 процент. Аның сүзләре буенча, республика сәламәтлек саклау тармагында әлеге күрсәткечне түбәнәйтүгә өстенлекле әһәмият бирелә. Район медицина учреждениесендә моңа оешкан һәм нәтиҗәле эшкә юнәлтелгән медицина ярдәме булу булышлык иткән. Соңгы елларда халыкка медицина хезмәтен күрсәтүне яхшырту буенча башкарылган эш турында сөйләгәндә, район башлыгы Рөстәм Нуриев моның медикларыбызның көндәлек хезмәте, җәмәгатьчеләр белән бергә хезмәттәшлек итү һәм кадрлар эше алып бару нәтиҗәсе булуын әйтеп узды.

Район медицина коллективы алдында министр тарафыннан ирләр сәламәтлегенә басым ясалып, йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авыруларының иртә диагностикасын уздыру бурычы куелды, чөнки халыкның әлеге категориясе сәламәтлек профилактикасына һәм табиблар күрсәтмәләрен үтәүгә хирыс түгел.

- Быел да басым кеше потенциалына, медикларның квалификациясен күтәрүгә, корпоротив культура формалаштыруга ясалачак. Бүген ресурслар булдырылган, әмма, кызганыч, коммуникатив проблемалар аркасында кайбер карарлар вакытында кабул ителми. Табибларның шәхси җаваплылыгы, аралаша белүе һәм сорауларны дөрес куюы әһәмиятле, - дип дәвам итте ул.

Вафин сүзләре буенча, үлүчеләр санын киметү өчен барлык ресурсларны эшкә җигү зарур. Ул авылны модернизацияләү, рациональ туклану, халыкның физик активлыгына һәм киләчәктә эшне камилләштерергә мөмкинлек бирүче инструмент булып торган заман мәгълүмати системалары сорауларына да кагылды.

Реплика

Гадел Вафин: "Кешеләрне коткару хакына бездә көн дә, төн дә, бәйрәмнәр дә, яллар да булырга тиеш түгел".

Рөстәм Нуриев: "Без теге яки бу яшәүченең авыру фактын гына расламаячакбыз, ә аңа сәламәтлеген сакларга эш белән тәэмин итүчеләр, предприятиеләрдә сәламәтлек почмаклары булдыру аша ярдәм итәчәкбез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев