Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Татарстанда 2023 елда туберкулез белән авыручылар 9,5% кимегән

Мәкерле чиргә каршы профилактик эшләр ифрат актив, бала тудыру йортыннан ук​ башлана.

Тәүге вакцина биредә ясала һәм ул​ бала организмына 5-6 яшькә кадәр уңай йогынты бирүен билгеләде матбугат конференциясендә Республика клиник туберкулезга каршы диспансерының баш табиб урынбасары Наилә Газизуллина.

«Туберкулезны иртә ачыклау һәм авырган кешеләрне вакытында хастаханәгә салу нәтиҗәсендә, инфекция тапшыру юлы өзелә. Чир башкаларга йокмый. Соңгы елларда туберкулез яшьләрдә ачыклану очраклары кими. Бу​ төбәктә яшәү шартлары яхшыруга да​ бәйле», ​ — дип ассызыклады спикер.

Туберкулез нәтиҗәсендә булган үлем очраклары да​ Россия Федерациясендәге статистика белән чагыштырганда 2,7 тапкырга​ аз. Профилактика өчен вакытында флюрографик тикшеренү үтү зарур.
«Республикада, узган 2023 елда авыручылар саны 100 мең кешегә 22​ кеше тәшкил итте. Барлыгы 881 очрак теркәлде, 2022 елгы вазгыятькә караганда 9,5% түбәнрәк күрсәткеч булды, ​ — дип белдерде Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге җитәкчесе Анна Алёшина.

Шулай ук​ бу​ көн уңаеннан үткәрелгән акциядә төрле медицина тикшеренүләрен 22​ март көнне, „Мега“ сәүдә үзәгендә бушлай үтү мөмкинлеге булдырылган.

24​ март​ — Туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеле. Әйтергә кирәк, хроник йогышлы авыру барлык органнарны һәм системаларны зарарлый. Һава-тамчы юлы белән тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев