Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Урыссу үзәк район хастаханәсе – башкарылган эшләр бар, эшлисе дә шактый

Бүген Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашты.

Көннең беренче өлешендә районның баш табибы Светлана Шакирова агымдагы елның тугыз ае эчендә медицина учреждениесе башкарган эшчәнлек белән таныштырды. Асылда, соңгы өч елда районда гомер озынлыгының артуы күзәтелә һәм ул 2017 елда 73,03 процент тәшкил иткән. Районда үлем-китем очраклары да кимегән. Бәйсез оешмалар уздарган сораштыру нәтиҗәсендә район хастаханәсе эшчәнлеге белән халыкның 92 проценты канәгать калуын чагылдырган статистика очрашуда катнашкан район башлыгы Рөстәм Нуриевта да зур кызыксыну уятты. Җәмәгатьчеләр дә үзләрен борчыган, кызыксындырган сорауларга җавап эзләде. Шул ук вакытта алар соңгы арада хастаханә тормышында булган уңай үзгәрешләрне дә күрми калмады һәм аерым очраклардан канәгать булуларын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев