Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Урыссу үзәк район хастаханәсенә кичә Аnatom компьютерлы томограф аппараты кайтып җитте

Бер әйләнештәге сурәтләр саны 64кә җитә торган заманча медицина җиһазы «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча сатып алынды.

Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова сүзләренә караганда, компьютерлы томограф аппараты ярдәмендә кан тамырлары, баш мие, үпкә, умыртка сөяге, сөяк структуралары һәм башка органнарны тикшерү мөмкинлеге булачак. Ике медицина персоналы хезмәт күрсәтәчәк КТ-аппараты кабинеты үз ишекләрен агымдагы елның сентябрь аенда ачыр, дип фаразлана.

Источник:https://vk.com/urussucrb

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев