Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Ютазы районы күрмәүчеләре үзләренә карата игътибар сорый

Ак таякка таянган кешеләрне бүген урамнарда, учреждениеләрдә еш очратырга мөмкин. Шул уңайдан бүген Бөтендөнья сукырлар җәмгыятенең Ютазы районы җирле оешмасында түгәрәк өстәл булып узды.

Кагыйдә буларак, алар үзләренең оешма әгъзаларының проблемаларын хәл итүгә предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләренең һәм хакимият башлыкларының игътибарын юнәлдерергә тырышалар. Күз буенча инвалидларның социаль проблемаларын хәл итү гаять җитди мәсьәлә. Менә бүген дә алар бистә урамнары буйлап, сату объектлары буйлап йөреп чыгып, район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре белән килеп туган проблемаларны чишү юлларын эзләделәр. Дөрестән дә, эре сату объектларында күрмәүчеләр өчен бернинди дә уңайлыклар каралмаган. Сүз уңаеннан, Ютазы районы буенча барлыгы 110 күрмәүче инвалид исәпләнә. Оешмада 58 кеше исәптә торса, шуларның бишесе бөтенләй сукыр, калганнар аз гына булса да күрәләр.

- Хәтта кайбер кибетләрдә безгә ярдәм итүчеләр дә юк, дип үз проблемалары турында сөйләде оешма рәисе Гөлнара Абильтарова. Шулай ук сату объектларына керү ишекләре хәзер барысы да пыяладан эшләнгән. Ишекләргә махсус күрмәүчеләр өчен тамгалар куелса, безнең барыбызга да уңайлы булыр иде. Урыссу урамыннан Үзәк тыкрыкка борыла торган юл кисешендә куелган җәяүлеләр чыгу юлында машина йөртүчеләр күрмәүчеләргә генә түгел, хәтта күргән кешеләргә дә юл бирмиләр. Шулай ук бөтен бистә буенча җәяүлеләр чыгу урыннарында ике генә җирдә күзлек тамгасы ясалган юл билгеләре бар. Әлеге билгеләр калган урыннарда да урнаштырылса без бик тә ша булыр идек, чөнки машина йөртүчеләр аларга игътибар итми калмый. Ул урында өстәмә юл тамгалары куярга кирәк.

Җирле сукырлар җәмгыяте исеменнән безгә күрсәткән ярдәмнәре өчен оешма җитәкчеләренә чиксез хөрмәтемне белдерәм. Күрмәүче инвалидлар проб­лемаларын олы җанлы һәм ярдәмчел кешеләрдән башка хәл итеп булмый, дип йомгаклады очрашуны оешма рәисе Гөлнара Абильтарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев