Урыссу бистәсендә торак йортлар җылытыла
Төзекләндерү

Урыссу бистәсендә торак йортлар җылытыла

Ютазы районында ягу сезонына хәзерлек дәвам итә. Урыссу бистәсендә күп фатирлы биш йорт - Пушкин урамы буенча 77, Тукай урамы буенча 21, Куйбышев урамы буенча 8, Урыссу урамы буенча 51, Чкалов урамындагы 37 санлы йортларны җылыту буенча чаралар күрелә. - Әлеге объектларның фасадлары, цоколь өлеше, ишекләре җылытылачак, тәрәзәләре алмаштырылачак. Бу...

Ютазы районында ягу сезонына хәзерлек дәвам итә. Урыссу бистәсендә күп фатирлы биш йорт - Пушкин урамы буенча 77, Тукай урамы буенча 21, Куйбышев урамы буенча 8, Урыссу урамы буенча 51, Чкалов урамындагы 37 санлы йортларны җылыту буенча чаралар күрелә.

- Әлеге объектларның фасадлары, цоколь өлеше, ишекләре җылытылачак, тәрәзәләре алмаштырылачак. Бу эшкә акча республика бюджетыннан бүлеп бирелде, - дир хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илгиз Мортазин.


Нет комментариев