Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Акбаш авылы балалары – “Светофор”да

    15 сентябрь көнне Акбаш мәдәният йортында балалар белән «Светофор» исеме астында юл йөрү кагыйдәләре темасына әңгәмә үткәрелде.

    Малайлар һәм кызлар юл билгеләренең нинди төрләргә бүленеше, автоутыргыч һәм куркынычсызлык каешының ни өчен кирәк булуы, аның кулланылышы турында мәгълүмат туплады. Соңыннан балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча рәсем ясады, дип хәбәр итте мәдәният йорты директоры Резидә Газизуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: