Татарстанда көчле кар яву, буран сәбәпле, берничә федераль трассаларда автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтенә чикләүләр кертелә. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» идарәсендә хәбәр иттеләр.
Мәскәү вакыты белән бүген 17.00 сәгатьтән түбәндәге участокларда чикләүләр кертелде:
М7 «Волга» автомобиль юлы (Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан) 735+683 км дан 856+916 км га кадәр; М7 «Волга», Киров шәһәренә керү юлы, 15+760 км дан 60+000 км га кадәр; А295 Йошкар-Ола — Яшел Үзән — М-7 «Волга» автомобиль юлы 95+566 км дан 126+279 км га кадәр; Р239 Казан — Оренбург — Акбулак — Казахстан Республикасы белән чиктәш автомобиль юлы 10+910 км дан 74+350 км га кадәр; Р241 Казан — Буа — Ульяновск автомобиль юлы 0+000 км дан 136+969 км га кадәр.
29 гыйнварда 22.00 сәгатьтән автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтенә өстәмә чикләүләр кертелә:
М7 «Волга» автомобиль юлында 988+122 км дан 1068+200 км га кадәр; Р243 Кострома — Шарья — Киров — Пермь, Ижауга һәм М12 «Восток» трассасына керү юлында, 397+364 км дан 426+343 км га кадәр (элеккеге М7 юлының Ижауга һәм Пермьгә керү юлы).
Чикләүләр һава шартлары яхшырганчы гамәлдә булачак.
https://dzen.ru/a/aXtnK7QyR0fE4mHQ?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Нет комментариев