Кичә төнге унберләр тирәсендә республиканың Чистай районы Каргалы авылында юл-транспорт һәлакәте булган.
Авариянең шаһитлары «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, ике яшүсмер утырган Opel автомобиле юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.
«Ашыгыч ярдәм табиблары авария булган урыннан ике үсмерне алып китте. Аларга 16-17 яшьләр тирәсе», - дип искәртте шаһитлар.

Нет комментариев