Татарстанда көчле кар яву сәбәпле кайбер юлларда  хәрәкәт чикләнде
ЮХИДИ-информ

Татарстанда көчле кар яву сәбәпле кайбер юлларда хәрәкәт чикләнде

Көчле кар яву һәм начар күренү сәбәпле Татарстанда кайбер юлларда автобуслар һәм йөк машиналарының хәрәкәте вакытлыча чикләнде.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәренә караганда, "Казан – Оренбург" юлының 89нчы километрыннан 249нчы километрына кадәр, "Чистай – Түбән Кама" һәм "Алексеевск – Әлмәт" юллары тыю астына эләкте.

Чекләүләр һава торышы яхшырганчы гамәлдә булачак. Проблемалар килеп чыккан очракта шушы  8(843)5333888 номерына шалтыратырга киңәш итә.

https://dzen.ru/a/aXoOONSrMzjMu6Ft?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop


Нет комментариев