Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Урыссуда юл фаҗигалары сораулары һәм аларны чишү юллары тикшерелде

Күптән түгел узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында юл-транспорт вакыйгалары һәм аварияләр сәбәпләре сораулары тикшерелде.

Районда әлеге юнәлештәге эш муниципаль максатлы программа нигезендә алып барыла. ТРда юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе Баулы филиалы начальнигы Рәзидә Игнатьева билгеләп үтүенчә, әлеге программаның социаль-икътисади нәтиҗәлелеге турында күп кенә индикаторларның - юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәләренең авырлыгы, кагыйдә бозулар кимүе буенча фикер йөртергә була. Моннан тыш, дип ассызыклады ул, районда инде икенче ел үлем белән тәмамланган юл-транспорт вакыйгалары юк. Мәгариф учреждениеләре тәрбияләнүчеләре белән даими рәвештә тематик, мәгълүматны арттыру чаралары, өлкәннәр белән рейд акцияләре үткәрелә, балалар иҗаты үзәгендә мобиль автокласс гамәлдә, Урыссудагы 2 санлы мәктәптә - электрлаштырылган стенд. ЮХИДИ бүлеге начальнигы Эдуард Фәйзрахманов чыгышында да шулай ук уңай динамика күзәтелде.
Әйтик, агымдагы елның сигез аенда юл-транспорт вакыйгалары саны 57 процентка кимегән, җәрәхәт алучылар саны да яртылаш азайган. Билгеләнгән тизлекне арттырган транспорт йөртүчеләр саны кимегән, моңа видеокүзәтү камералары булышлык итә. Автомашиналарны исерек хәлдә йөртергә яратучыларга 30 меңнән алып 200 мең сумга кадәр штраф янавы да үз нәтиҗәсен бирми калмаган. Шул ук вакытта отчет чорында 11 йөртүчегә транспорт чарасы белән кабаттан исерек хәлдә идарә иткән өчен җинаять эшләре кузгатылган. Һәм тагын. Шуны исегезгә төшерәбез, 2016 елның 1 гыйнварыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җавапка тартылган транспортчы билгеләнгән штрафның яртысын гына түли ала. Әлбәттә, әгәр түләү егерме көн эчендә башкарылса гына. Бу бит кагыйдә бозучыларга карата гуманлык күрсәтү, дигән сүз. Һәркем белән булырга мөмкин. Әмма... Парадокс, штраф түләмәүчеләр саны арта гына бара. Бу очракта илдә киң таралган, судка китереп җиткерә торган "бәлки үтеп китәр әле" өмете үзен акламый. Нәтиҗәдә отчет чорында штраф түләмәүчеләргә суд 20 административ кулга алу билгеләгән, 16 кеше мәҗбүри эшләр төрендә җәзага тартылган. Көзге-кышкы чор җитү белән юл-транспорт вакыйгаларына юл куймауда әһәмиятле рольне җәяүлеләрнең "күренүчәнлек дәрәҗәсе" уйный: торак пунктлардан читтә тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементлар йөртү мәҗбүри. Кагыйдә бозган өчен штраф - 500 сум.
Юллар торышына килгәндә, районда гамәлдә булган автомобиль юллары челтәре тиешле эксплуатацион дәрәҗәдә тотыла. "Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе" "Татнефтедор" ҖЧҖ белән 196 чакрым озынлыктагы региональ әһәмияттәге автомобиль юлларын тиешле дәрәҗәдә тотуга килешү төзегән. Утырышта чыгыш ясаган төзекләндерү буенча Урыссу предприятиесе директоры Олег Мостаев предприятиенең машина-техник паркын комбинацияләнгән юл машинасы һәм кар чистарткыч белән тулыландыру планлаштырылуын билгеләп үтте.
- Предприятиедә кышкы чорда эшкә актив әзерлек башланды, - дип билгеләде Мостаев. - КамАЗларның берсен тоз эремәсе сыемы белән җиһазлау планлаштырыла. Кар чистарту өчен мөһим булган элмә җиһазга ревизия ясауга, бозлавыкка каршы материаллар әзерләү эшенә керештек. Кышкы чорга ком ихтыяҗы ике мең кубометр тәшкил итә, бүгенге көндә 700 тонна кайтарылган.
Күрүебезчә, районда юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча эш тиешле хезмәтләр арасында тыгыз элемтәдә башкарыла. Әмма күрелгән барлык чаралар, юлларда үзебезне тота белмәсәк, файдалы булмаска мөмкин. Ә юлларда үзеңне тоту культурасы, диелде утырыш барышында, балачактан тәрбияләнергә тиеш, чөнки юллардагы ваемсызлык - башка кешеләр тормышына янау, дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X