Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Урыссуда “Тоннель " рейды узды”

  2019 елның 19 октябрендә 06:00 сәгатьтән 08:00 сәгатькә кадәр Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының өченче километрында Ютазы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде.

Рейдның максаты-юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны кисәтү, эчке эшләр министрлыгының исәпләре буенча җинаять һәм хокук бозулар өчен эзләнүдә булган затларны ачыклау. Рейд вакытында 87 автомашина тикшерелде, 8 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды, 1 транспорт чарасы махсус тукталышка куелды.

Рейдта Ютазы районының ЮХИДИ хезмәткәрләре, полициянең участок уполномоченные, җинаятьчеләрне эзләү буенча оперуполномоченный һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев