Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссулы Юлия Агафонова "Автоледи" бәйгесендә җиңде

    Узган шимбә, 23 июльдә, Урыссу бистәсендә "Автоледи" республика машина йөртү осталыгы конкурсының район этабы узды.

    Тантаналы рәвештә конкурсны ачып, катнашучыларны оештыручылар - Ютазы районы буенча Россия ЭЭМ ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Эдуард Фәйзрахманов, ДОСААФ советы рәисе Виктор Тимофеев һәм ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясенең Баулы филиалы начальнигы Рәзидә Игнатьева сәламләде. Кыскача конкурсның максатлары һәм бурычлары белән таныштырып, алар бәйгенең максаты булып юл хәрәкәтенең законга буйсынучы гражданнарын тәрбияләү торуын ассызыкладылар. Әлеге автомобиль йөртүче хатын-кызлар ярышы теоретик биремнәр үтәүдән башланды.
    Һәр имтихан билетында 20 сорау бар иде, һәр сорауга берничә вариантта җаваплар бирелгән, шуларның берсе - дөрес. Әлбәттә, кызларга җиңел булмады, шулай да аларның барысы да биремнәрне үтәп чыкты.
    - "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча имтихан" этабында иң яхшы дип Гүзәл Сөнгатуллина табылды, - дип билгеләп үтте Игнатьева, - өч минут эчендә ул 19 дөрес җавап бирде. Аның хәтерендә әле күптән түгел генә алган белемнәре җуелмагандыр, чөнки Гүзәл машина йөртүче таныклыгын бары сигез ай элек кенә алган.
    Аннары инде автомобиль йөртү буенча ярыш - "Классика". һәр катнашучы өчен старт аерым бирелде. Хөкемдарларның компетентлы әгъзалары билгеләп үтүенчә, әлеге этапта лидерлыкка Юлия Агафонова чыкты - автомобиль йөртү тәҗрибәсе ярдәм итте. Ул иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте -куркынычсызлык каешын эләктереп, "Текә күтәрелеш"не, "Елан"ны, "Гараж"ны, "Тукталыш"ны узып, билгеләнгән маршрутны үтте... Шулай ук бер генә тапкыр да борылыш сигналын кабызырга, "Стоп" сызыгы алдында туктарга һәм автомобильне кул тормозына куярга онытмады.
    Чикләүче фигуралар, виражлар, маневрлар... Һәм, ниһаять, балларны исәпләү. Шулай итеп, кем быел җиңүче булды соң? Конкурс нәтиҗәләре буенча, беренче урынны Юлия Агафонова яулады, ул навигатор белән бүләкләнде. Икенче - Гүзәл Сөнгатуллина (DVD-проигрыватель алды) һәм өченче - Екатерина Вербина, аңа электр чәйнеге бүләк ителде. Барлык катнашучыларга ЮХИДИ бүлеге начальнигы чәчәкләр һәм дипломнар тапшырылды.
    - Ничек конкурста катнашырга карар иттегез? - дип сорыйм автоледи Юлиядән.
    - Мин әлеге конкурста икенче ел катнашам, - дип елмая ул. - Минем машина йөртү стажым - алты ел. Йөртүгә мәхәббәтне, мөгаен, әтием тәрбияләгәндер - ул балачактан мине ат, трактор, мотоцикл йөртергә өйрәтте... Минем автоледи булу турында хыялым тормышка ашты. Хәзер инде көчне Казанда сынап карарга кирәк булачак.
    Конкурста Екатерина Вербина да икенче ел катнаша. Ул мактаулы өченче урынны алды. Әмма беренче урынны алу өчен бәхетен киләсе елда да сынап караячагын әйтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: