Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Ютазы районы юлларындагы проблемалы участоклар турында фикер алыштылар

Юлларны карап тоту, җәйге чорда балаларның юл-транспорт имгәнүен булдырмау – бу һәм башка мәсьәләләр буенча юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышында фикер алыштылар.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров үткәрде. Чара видеоконференция режимында узды.

Шамил Гафаров билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе белән бәйле катлаулы вәзгыять, һичшиксез, юллардагы вәзгыятькә йогынты ясады.

- Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, соңгы ике айда юлларда машиналар азрак йөргән. Бу республика территориясендә гамәлгә кертелгән чикләү чаралары белән бәйле. Әмма элеккечә үк юлларда үлүчеләр санын киметү өстендә җитди эшләргә кирәк, - дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Республикасы Вице-премьеры шулай ук, икътисадтагы кыенлыкларга карамастан, республика юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чараларны финанслауны киметмәде, дип ассызыклады. Моннан тыш, кайбер шәһәрләр буенча өстәмә акча бүлеп бирү турында карарлар кабул ителде. Ютазы районында агымдагы елда, шулай ук, төбәк юлларын яктырту һәм ремонтлау буенча эшләр башкарылачак. Район эчендәге юлларны ремонтлау иртә яздан ук дәвам итә. Бүгенге көндә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре район эчендәге юлларда тамгалар төшерү белән шөгыльләнәләр. Ютазы районы комиссиясе рәисе Светлана Самонина шулай ук юллардагы проблемалы участокларга, бөтен район буенча җәяүлеләр кичү юлларына игътибар итәргә кушты.

Республика юлларында аварияләр торышы турында Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Разумнов хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, агымдагы елның дүрт ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 1019 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 81 кеше һәлак булган, ә 1278 кеше яраланган.

Үлүчеләрнең төп өлешен яки 76,5 процентын машина йөртүчеләр һәм пассажирлар тәшкил итә. Аварияләрнең иң киң таралган сәбәбе-тизлек режимын бозу. Юл-транспорт һәлакәтләрендә машина йөртүчеләр һәм пассажирлар үлүнең тагын бер җитди сәбәбе-каршы хәрәкәт полосасына чыгу. Шул сәбәп аркасында 21 кеше һәлак булган. Инженерлык чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә: “Узып китү тыела билгеләрен урнаштыру, тавышлы эффектлы тамга төшерү, кисәтү щитлары һәм машиналар йөрү өлешендә язулар урнаштыру, - дип билгеләп үтте Александр Разумнов.

Хөрмәтле ютазылылар, юлларда сак булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Лилия ГӘРӘЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X