Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Ютазы районында булган юл-транспорт вакыйгасы тән җәрәхәтләре белән тәмамланган

2020 елның 5 июлендә 17 сәгать 40 минутта Югары Стәрле-Каразирек-Урыссу автомобиль юлының 27 чакрымында зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәте булды.

 

Иске Каразирек авылы ягына таба Урыссу бистәсенең төп юлыннан хәрәкәт итүче Рено Флюенс автомобиле йөртүчесе тизлекне сайламаган, юл тамгасы таләпләрен бозып, каршы як полосага чыккан, транспорт чарасының йөрү өлешендә урнашу кагыйдәләрен бозган, ВАЗ-21093 автомобиленең куркынычсыз дистанциясен сайламаган һәм аның белән ян яклатып бәрелешкән. ВАЗ-21093 автомобиле йөртүчесе, төп юл буйлап хәрәкәт итеп, тигезсез юллар кисешкән урында «сулга борылыш» маневрын башкарган. Бәрелешү нәтиҗәсендә Рено Флюенс автомобиле газ баганасына килеп бәрелә: табигый газ бирү торбасы зыян күрә һәм тирә-якка газ тарала.

Рено шоферы зыян күрми, ВАЗ-21093 автомобиле йөртүчесе бәхетле очрак белән генә җиңел тән яралары алса, ә менә Рено пассажиры җитди җәрәхәтләр алган.

Соңгы вакытта машина йөртүчеләрнең борылыш күрсәткечләреннән файдаланмавы, аларны инкяр итүләре зур ризасызлык тудыра. Исегезгә төшерәбез: хәрәкәт башланыр алдыннан, маршрутны үзгәртеп кору, борылу һәм тукталыш алдыннан машина йөртүче тиешле юнәлештәге борылышны яктылык күрсәткечләре белән сигнал биреп, әгәр алар юк яисә эшләми икән, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча кул ярдмендә күрсәтергә тиеш. Маневрны үтәгәндә хәрәкәт өчен куркыныч тудырылырга, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачауларга тиеш түгел, әлеге хокук бозу өчен җаваплылык РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.14 маддәсе 1 өлешендә каралган.

Марс ГӘРӘЕВ, ЮХИДИның Ютазы бүлеге начальнигы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X