Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ-информ

Ютазы авылының тимер юл аркылы чыкканда авария булган

Супер машина йөртүче булырга әле бик ерак

Кышкы юллар машина йөртүчеләрдән мөмкин кадәр ныклы җыйнаклык таләп итә, ләкин районыбызның кайбер кешеләре үзләрен супер машина йөртүче итеп күрсәтергә тели.

Транспорт чарасы белән болай гамьсез идарә итү юл-транспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин. Узган атнада гына да район территориясендә җиде авария теркәлгән. Кайдадыр машиналар бер-берсе белән бәрелешсә, икенче җирдә юлдан "чыгып очканнар".

Юл-транспорт вакыйгасында иң куркынычы булып тимер юл аркылы чыгу урыны санала, һәм шундый хәл Ютазы авылында булган. Тимер юл аркылы чыкканда, машина юл кырыена төшкән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев