Узган елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм техника куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен өч вазифаи затка һәм өч тракторчыга беркетмә төзелде.
Район территориясендә тракторлар һәм аларга тагылмалар, шулай ук башка төрле үзйөрешле техника катнашында аварияләрне булдырмау максатында, агымдагы елның 30 июненә кадәр "Трактор-Тагылма" кисәтү операциясе игълан ителде. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелә торган чара барышында трактор, юл-төзелеш машиналары һәм аларга тагылмаларның техник торышы, аларны файдалануга допуск, теркәү документлары, дәүләт теркәү билгеләре булуы һәм соңгысының дөрес урнаштырылуы, шулай ук идарә итүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклавы тикшереләчәк. Шуңа күрә терлек азыгы хәзерләү кампаниясе вакытында механизаторларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм техника куркынычсызлыгы таләпләрен саклавы бәхетсезлекләргә юл куймаячак.
Нет комментариев